XX гасыр татар әдәбияты
XX гасырның үзенчәлеге, беренче нәүбәттә, социаль тетрәнүләр, сугышлар һәм революцияләрдән гыйбарәт. Ул бигрәк тә Русиясоставына кергән халыклар тарихында ачык чагыла. Бу чорга алар капитализм ныгый барганда, милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк бастылар.
1907 елда «Әл-ислах» газетасы, «Әхбар» газетасы һ.б., 1912 елда Фәхрелислам Агиевның балалар өчен «Ак юл» журналы,Әхмәтгәрәй Хәсәниның «Аң» журналы һәм башкалар чыга башлыйлар. Бу чорда әдәби татар теле гади гади халыкның сөйләм теле белән якынлаша башлый. 1920 елларда телнең актив терминологик төзелеше татар һәм гарәп-фарсы лексикага, 1930 елларда — русһәм интернациональ лексикага нигезләнеп бара.
Гасыр башында яңа һәм яшь сыйныф — пролетариат — азатлык көрәше мәйданына чыкты. Социализм идеяләре белән коралланган бу сыйныф күп кенә илләрдә хакимиятне үз кулына алу максатын куйды. Шул максатка ирешүдә бигрәк тә Русиядәге эшчеләр сыйныфы алдынгы булды. Аның көчле оешмалары һәм фиркаләре барлыкка килде.
Татар әдәбияты XX гасырга барлык жанрлары формалашкан, мәгърифәтчелек реализмын уңышлы үзләштерә барган хәлдә килеп керде. Беренче рус революциясеннән соң илдә туган шартлар аның тизлек белән үсеп китүенә юл ачты. Шуннан соңгы 10—15 елдататар әдәбияты һәм тематикасы, һәм сәнгатьчәлеге белән яңа үрләргә күтәрелде. Иң мөһиме, кешенең җанын, рухын, иҗтимагый омтылышларын, җәмгыять тормышындагы урынын аңлауда зур үзгәреш барлыкка килде. XIX гасырда әдәби әсәрләрдә аңлы мәгърифәтле кеше үзәккә куела, кешенең шәхси бәхете аң-белемгә бәйләп карала иде. XX гасыр башындагы язучылар кешегә бәхетле булу өчен болар гына җитми икәнлегенә төшенделәр.
Беренчедән, кешенең асыл хасиятен табу һәм күрсәтү өчен иҗтимагый шартлар да мөһим роль уйный дип, икенчедән, кешенең яшәешендә милләтнең язмышы да зур урын тота дип, мәсьәләгә яңача карый башладылар. Гади-гадәти кеше образы әдәбиятның үзәгенә куелды. Аның борчу-шатлыклары, моң-зары, өмет-теләкләре киң чагылыш тапты. Шуның белән бергә, тормышны үзгәртеп кору, искелекләрдән котылу өчен, кеше көрәшче дә булырга тиешлеге ачык итеп куелды. Кыскасы, XX йөз башы әдәбияты кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрде. Кеше үзе өчен яшиме, ягъни аның шәхси бәхете мөһимме? Кеше әллә башкалар өчен дә яшәргә тиешме, аның халык бәхете өчен көрәшүе мөһимрәкме дигән сораулар куелды. Ләкин мәсьәләне нигездә соңгысы файдасына гына хәл итү Октябрь инкыйлабыннансоң барлыкка килгән совет әдәбиятында берьяклы үсеш алды.
Совет Русия чоры әдәбияты
1927 елда
ТАССРның рәсми килеш латин имләсенә, 1938 елда
/
ССРБның барлык төрки халыкларының әлифбаларын кирилл имләсенә күчерү процесслары да татар әдәбияты тарихында үз эзләрен калдыра.
Ватан сугышы (1941 —1945) елларында татар әдәбиятенең үсешен яңадан күзәтергә була иде. Сугыш вакытында фронтта һәм тылда булган авыр һәмфаҗигале хәлләргә эләккән кешенең рухи халәтен сурәтләүдә, мәсәлән, яңа бизәкләр кулланылды.
Совет хакимияте елларында кеше шәхесенә карата мондый берьяклы карашның өстенлек итүенә дә карамастан, әдәбиятның аерым казанышлары булганын да кинәнеп әйтергә кирәк, ягъни ул үсешен туктатмады. Әлбәттә, бу үсеш темпын XX йөз башындагы яңарыш колачы белән чагыштырып булмый иде. Гасырның беренче чиреге әдәбият өчен аерата уңдырышлы булды. Яңа жанр төрләре һәм формалары барлыкка килде. Психологик һәм иҗтимагый роман, фантастик повесть, романтик хикәя һәм драма, гражданлык лириасы, трагедия һ. б. жанрлар туды, булганнары тагын да үсте һәм баеды. Модернистик характердагы әсәрләр язылды. Кешенесурәтләүдә төп алымнардан берсе булган психологик анализ тирәнәйде. Әдәби тел нормаларытагын да ачыкланды.
Комментариев нет:
Отправить комментарий