воскресенье, 27 декабря 2015 г.

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый

(1878-1954)

Гаяз Исхакый 1878 елның 22февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин мулла гаиләсендә туа.

Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. «Тәгаллемдә сәгадәт» [1] исемле беренче әсәрен 17 яшендә яза. 1902 елда «Ике йөз елдан соң инкыйраз [2]» исемле хыялый-публицистик повестен төгәлли. 1905 елгы революциягә кадәр үк инде ул дистәгә якын хикәя һәм повесть, ике пьеса һәм «Теләнче кызы» исемле романының беренче кисәген тәмамлый һәм күбесен дөньяга чыгара.

1904 елны Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә. «Таң йолдызы» исемле газета чыгара башлый.

Г. Исхакый, хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, 1906 елда кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда «Зиндан» исемле автобиографик повестен яза. Аннары Архангель губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы авыр шартларда ул «Солдат» повестен, «Теләнче кызы» романының икенче кисәген, берничә пьеса яза. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 елда азат ителә.

Г. Исхакый 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли мәҗлестә катнаша. Ләкин ул милли мәсьәләнең хәл ителү рәвешен, гомумән, Совет властен кабул итә алмый һәм Ватаныннан китәргә мәҗбүр була.

1928—1939 елларда Берлинда яшәп, «Яңа милли юл» исемле журнал чыгара. 1935 елда Кытайда чыга башлаган «Милли байрак» газетасы шулай ук Г. Исхакый тырышлыгы белән дөньяга килә.

Сталинизм чоры башлану белән Исхакый шәхес культын, аның өере урнаштырган режимны матбугат аша рәхимсез утка тота.

Исхакый — татар театрының тууында, үсешендә зур урын тоткан шәхес. 1906 елның апрелендә аның «Өч хатын белән тормыш» , 1907 елда «Ике гыйшык» пьесасы сәхнәдә уйнала. «Алдым-бирдем» драмасы, татар сәхнә әсәрләреннән беренче буларак, 1914 елда Петербургта рус телендә бастырып чыгарыла. 1908—1912 елларда «Тартышу» , «Мөгаллим» , «Кыямәт» , «Җәмгыять» , «Зөләйха» кебек пьесалары дөнья күрә. Аның әсәрләреңдә һәр милләт, үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, үзенә үзе хуҗа булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикер ята.

Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Г. Исхакыйның әсәрләре озак еллар буе бикләп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде, Г. Исхакый акланды. Аның бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты.

1991 елда Татарстан Язучылар берлеге Г. Исхакый исемендәге премия булдырды.

Әдип 1954 елда 76 яшендә вафат була һәм Төркиянең Истанбул шәһәрендә күмелә.

воскресенье, 20 декабря 2015 г.

Тарих

XX гасыр татар әдәбияты

«Аң» журналының Габдулла Тукайга багышланган чыгарылышы
XX гасырның үзенчәлеге, беренче нәүбәттә, социаль тетрәнүләрсугышлар һәм революцияләрдән гыйбарәт. Ул бигрәк тә Русиясоставына кергән халыклар тарихында ачык чагыла. Бу чорга алар капитализм ныгый барганда, милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк бастылар.
1907 елда «Әл-ислах» газетасы«Әхбар» газетасы һ.б., 1912 елда Фәхрелислам Агиевның балалар өчен «Ак юл» журналы,Әхмәтгәрәй Хәсәниның «Аң» журналы һәм башкалар чыга башлыйлар. Бу чорда әдәби татар теле гади гади халыкның сөйләм теле белән якынлаша башлый. 1920 елларда телнең актив терминологик төзелеше татар һәм гарәп-фарсы лексикага, 1930 елларда — русһәм интернациональ лексикага нигезләнеп бара.
Гасыр башында яңа һәм яшь сыйныф — пролетариат — азатлык көрәше мәйданына чыкты. Социализм идеяләре белән коралланган бу сыйныф күп кенә илләрдә хакимиятне үз кулына алу максатын куйды. Шул максатка ирешүдә бигрәк тә Русиядәге эшчеләр сыйныфы алдынгы булды. Аның көчле оешмалары һәм фиркаләре барлыкка килде.
Татар әдәбияты XX гасырга барлык жанрлары формалашкан, мәгърифәтчелек реализмын уңышлы үзләштерә барган хәлдә килеп керде. Беренче рус революциясеннән соң илдә туган шартлар аның тизлек белән үсеп китүенә юл ачты. Шуннан соңгы 10—15 елдататар әдәбияты һәм тематикасы, һәм сәнгатьчәлеге белән яңа үрләргә күтәрелде. Иң мөһиме, кешенең җанын, рухын, иҗтимагый омтылышларын, җәмгыять тормышындагы урынын аңлауда зур үзгәреш барлыкка килде. XIX гасырда әдәби әсәрләрдә аңлы мәгърифәтле кеше үзәккә куела, кешенең шәхси бәхете аң-белемгә бәйләп карала иде. XX гасыр башындагы язучылар кешегә бәхетле булу өчен болар гына җитми икәнлегенә төшенделәр.
Беренчедән, кешенең асыл хасиятен табу һәм күрсәтү өчен иҗтимагый шартлар да мөһим роль уйный дип, икенчедән, кешенең яшәешендә милләтнең язмышы да зур урын тота дип, мәсьәләгә яңача карый башладылар. Гади-гадәти кеше образы әдәбиятның үзәгенә куелды. Аның борчу-шатлыклары, моң-зары, өмет-теләкләре киң чагылыш тапты. Шуның белән бергә, тормышны үзгәртеп кору, искелекләрдән котылу өчен, кеше көрәшче дә булырга тиешлеге ачык итеп куелды. Кыскасы, XX йөз башы әдәбияты кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрде. Кеше үзе өчен яшиме, ягъни аның шәхси бәхете мөһимме? Кеше әллә башкалар өчен дә яшәргә тиешме, аның халык бәхете өчен көрәшүе мөһимрәкме дигән сораулар куелды. Ләкин мәсьәләне нигездә соңгысы файдасына гына хәл итү Октябрь инкыйлабыннансоң барлыкка килгән совет әдәбиятында берьяклы үсеш алды.

Совет Русия чоры әдәбияты

Муса Җәлилнең соңгы әсәрләре җыентыгы булганМоабит дәфтәренең беренчесеЯңалиф белән язылган, тышлыгында автор исемекириллица белән язылганы да күренә
Моабит дәфтәрләренеңикенчесе гарәп язуы нигезендәгеяңа имлә белән язылган
1927 елда Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССРның рәсми килеш латин имләсенә1938 елда Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБның барлык төрки халыкларының әлифбаларын кирилл имләсенә күчерү процесслары да татар әдәбияты тарихында үз эзләрен калдыра.
Ватан сугышы (1941 —1945) елларында татар әдәбиятенең үсешен яңадан күзәтергә була иде. Сугыш вакытында фронтта һәм тылда булган авыр һәмфаҗигале хәлләргә эләккән кешенең рухи халәтен сурәтләүдә, мәсәлән, яңа бизәкләр кулланылды.
Совет хакимияте елларында кеше шәхесенә карата мондый берьяклы карашның өстенлек итүенә дә карамастан, әдәбиятның аерым казанышлары булганын да кинәнеп әйтергә кирәк, ягъни ул үсешен туктатмады. Әлбәттә, бу үсеш темпын XX йөз башындагы яңарыш колачы белән чагыштырып булмый иде. Гасырның беренче чиреге әдәбият өчен аерата уңдырышлы булды. Яңа жанр төрләре һәм формалары барлыкка килде. Психологик һәм иҗтимагый роман, фантастик повестьромантик хикәя һәм драмагражданлык лириасытрагедия һ. б. жанрлар туды, булганнары тагын да үсте һәм баеды. Модернистик характердагы әсәрләр язылды. Кешенесурәтләүдә төп алымнардан берсе булган психологик анализ тирәнәйде. Әдәби тел нормаларытагын да ачыкланды.